ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстанда иң яхшы билингваль балалар бакчаларына 500 мең сумлык грант бирәләр

23 сентябрь 2019, 20:32 , Фото: Ильяс Фаттахов

Татарстанда иң яхшы билингваль балалар бакчаларына 500 мең сумлык грант бирәләр
Грантка республикада мәктәпкәчә белем бирә торган кырык оешмасы дәгъва итә.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсының икенче этабы башланды. Аның нәтиҗәләре буенча билингваль белем бирүнең югары сыйфатын тәэмин итүче 28 балалар бакчасы 500 мең сум күләмендә грант алачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«23 сентябрьдән 11 октябрьгә кадәр эксперт комиссиясе республиканың 40 белем бирү оешмасында - конкурс сайлап алуның икенче этабында катнашучыларында булачак», – диелә министрлык хәбәрендә.

Экспертлар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү алымнарын, ресурслар белән тәэмин ителешне, бу юнәлеш буенча тәкъдим ителгән эш рәвешләренең күптөрлелеген һәм оригинальлеген, шулай ук Татарстан дәүләт телләрен укыту методикаларын һәм технологияләрен бәяләячәк.

9 сентябрьдә Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурс башланды. Конкурс муниципаль мәгариф оешмаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү буенча укыту-тәрбия процессын камилләштерүгә юнәлдерелгән.

  • Узган ел республика конкурсында 82 балалар бакчасы катнашкан. 30 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы 500 мең сумлык грантка ия булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10