ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Песошин: Татарстан районнарының 17 төрек шәһәре белән тугандаш элемтәләре бар

23 сентябрь 2019, 18:23 , Фото: tatarstan.ru

Песошин: Татарстан районнарының 17 төрек шәһәре белән тугандаш элемтәләре бар
 Татарстан Премьер-министры Татарстан Хөкүмәте йортында Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге делегациясен кабул итте.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан районнарының 17 төрек шәһәре белән тугандаш элемтәләре бар. Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе Алексей Песошин Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге вәкилләре белән очрашуда шул хакта әйтте. Алар Татарстан белән Төркия арасында эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне үстерү турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алексей Песошин Төркия - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе, диде. 2019 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 260 млн доллардан артык тәшкил итте. «Республикада Төркиянең әйдәп баручы компанияләре: «Кастамону Энтегре», «Хаят Кимья», «Шишеджам» һәм башкалар үз проектларын актив үстерәләр, ике яклы элемтәләр саны арта», – диде ул.

Встреча Премьер-министра Республики Татарстан А.В. Песошина с делегацией Союза муниципалитетов Тюркского мира

Татарстан Республикасы Премьер-министры искәрткәнчә, Татарстанда 956 муниципаль берәмлек, шул исәптән 43 муниципаль район, ике шәһәр округы, 39 шәһәр җирлеге бар. 3,9 миллион кешенең 3 миллионга якыны шәһәр һәм шәһәр җирлекләрендә, 900 меңе авыл җирлекләрендә яши.

«Гомумән алганда, Татарстанның муниципаль берәмлекләре 17 төрек шәһәре белән тугандаш элемтәләргә ия», – диде Алексей Песошин. Ул төрки дөнья муниципалитетлары берлеге президенты Угур Ибраһим Алтайга Татарстан һәм Төркия муниципаль берәмлекләре арасында элемтәләр урнаштыруда даими ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Встреча Премьер-министра Республики Татарстан А.В. Песошина с делегацией Союза муниципалитетов Тюркского мира

Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге 2003 елда Төркиядә оешкан иде. Берлекнең максаты - җирле үзидарә проблемаларын хәл итү, халыкара дәрәҗәдә уртак практик карарлар табуда ярдәм итү, тарихи мәдәни мирасны саклау, икътисади, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү. Берлеккә 29 илдән 1,1 мең муниципалитет, шул исәптән Төркия, Россия, Азәрбайҗан, Болгария, Черногория, Казахстан, Ливан, Венгрия, Македония, Мисыр керә.

Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге Татарстан белән Төркия муниципаль берәмлекләре арасында элемтәләр урнаштыруда ярдәм итә. Татарстан белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча теге яки бу карарларны кабул итүне тизләтүдә булыша. Шулай ук берлек җирле үзидарә органнары вәкилләренең профильле форумнарда, конференцияләрдә һәм мәгариф программаларында катнашуын оештыра.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10