ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Кариев театры яңа сезонын "Кәҗүл читек" спектакле белән ача

23 сентябрь 2019, 17:39 , Фото: Рамиль Гали/архив

Кариев театры яңа сезонын Спектакль алдыннан остаханә һәм күргәзмәләр; интерактив программа; фотозона оештырыла.

(Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ"). 3 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры 32 нче сезонын ача. Яңа сезон "Кәҗүл читек" спектакле белән башлана. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

“Кәҗүл читек” спектакле алдыннан остаханә һәм күргәзмәләр; интерактив программа; фотозона оештырыла. Тамашачыларны "Туган авылым" комплексыннан  тәмле күчтәнәч көтә, диелгән хәбәрдә.

Бәйрәм чарасы 18:00 сәгатьтә башлана.

  • "Кәҗүл читек" әсәренең авторы Гаяз Исхакый, Нәзифә Кәримова инсценировкасы. Режиссер: Ренат Әюпов - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Рәссам: Илшат Вильданов. Композитор: Миләүшә Хәйруллина - Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты
     

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10