ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Эльмира Закирова: Авыл торналары Мисырга оча - "Сөембикә"

23 сентябрь 2019, 21:17

Журналист Эльмира Закирова ике атна ялының матур мизгелләре белән уртаклаша.

(Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Сөембикә", ​Эльмира Закирова). Авылымнан җәйгә нокта куеп килдем. Ике атна буена дәвам иткән чын җәй мин китәсе көнне көзгә күчте дә куйды: күкне кара болытлар каплап алды, яңгыр ява да ява гына. Моңсу. Әллә җибәрәсе килмичә елавы булды табигатьнең, әллә чынлап та көз килүен кабат искә төшерәсе итте... Безнең авылда бит гел кояш була иде! Һәрвакыт! Яңгыр яуса да, шундук ялтырап салават күпере чыга!.. Кешеләре – гади, шаян, шат күңелле. Шунда кайтсаң, рәхәт бер дулкынга күчеп, җай гына тирбәләсең...

Ике атна ялымның матур мизгелләре һаман күз алдымда чайкала.

...Кызык, Казаннан 340 чакрымдагы авылыма кайтканда, тамчы да арымыйм! Ә менә кире Казанга килгәндә... Вакыт акрын бара, юл ерааак...

...Бу юлы Казан–Уфа автобусына утырып кайттык. Авыл кырыеннан гына уза автобус: бик җайлы. Ә билетта без кайтасы пункт «граница» дип күрсәтелгән иде. Чит ил чиге диярсең. Хәер, Сөннең теге ягында Башкортстан инде. Без иң соңгы авылда төшәбез. «Граница» була торгандыр шул. Бөтен авылга ишетелерлек итеп мәчеттән азан әйтәләр.

...Сеңлем белән балачактагы сыман бәрәңге алырга чыгабыз. Ә анда бәрәңге сабагы күренми дә: үзебездән дә биек чүп үлән! Песи койрыгы, алабута, эт эчәгесе, билчән, кычыткан, тагын без исемнәрен дә белми торган үләннәр... Йә Хода! Әбәт ашарга кайткан күршебез Эдуард чалгысы белән булышмакчы була. Кая ул! Чалгы сынып чыга хәтта! Ул арада Эдуард куәтлерәк техникасын сөйрәп килә: мотоблок! Ярты сәгатьтә ялт итә бакчабыз! Бездә шундый күршеләр!

...Баш очында – торналар чылбыры. Җырлары моңсу, сагышлы. Сөн өстеннән, күлләр өстеннән әллә ничә әйләнделәр инде. Китәселәре килми. Сеңлем әйтә, без бу Байсар торналарын Мисырда очраттык бит бер елны, ди. Ышандырып сөйли. Ә кич Резеда белән Искәндәр торналар төшкән җиргә җыена. Чуракай белән ике арада, күлләр тирәсендә, торналар көтүе икән. Киткәнче күреп калыйк, безнең яшьлекне алып китмәсеннәр әле, ди Искәндәр.

...Киек казлар, кыр үрдәкләре кычкыра. Ә без бәрәңге алабыз. Иртәнге якта – биш рәт, кич – тагын биш рәт... Күп түгел, 25 рәт кенә. Алты чиләк бәрәңге утырткан идек, 70 чиләк уңыш чыкты! Шәп бит!

...Эш беткәч, бәрәңге тәкәсе белән чәй эчеп утырабыз. Тәрәзәдә – матур картина. Бакча коймаларыннан кып-кызыл миләшләр, кызыл алмалар сыгылып төшкән. Кызгылт-сары бәрхет гөлләре янып тора – караңгыда да ишегалдын яктыртырлар иде, мөгаен. Ерактан алтынга манчылган урман күренә, аяк очындагы Сөн култыгы агачлар арасыннан зәңгәр күз булып ялтырый. Арбага куелган печән чүмәләсе очына бер кыз менеп баскан да кулларын җәеп, бар дөньяны кочарга теләп, Ришат Төхфәтуллин җырына бии рәхәтләнеп. Чаллыдагы колледжга укырга кергән Эльза ялларга кайткан икән! Сагынган кызый!

...Карап-карап торам да, безнең авыл хатыннары тәмам шәһәрләшеп беткән ләбаса! Күрше Луиза, Лилияләр мәктәптә укыта. Ыспай киенеп йөриләр. Чәчләрендә – килешле прическа. Тырнаклары ясатылган. Серне тишим әле: Байсарда маникюр ясату 300 сум тора! Махсус өйрәнгәннәр. Кирәк икән, массаж да ясыйлар.

...Луизалар, кызлары Зиләне машинага утыртып, Актанышка бассейнда йөзәргә китте.

...Бу клубта көн дә репетиция бугай. Әле спектакль әзерлиләр, әле концерт куярга җыеналар. Көтү кайтып, сыерларын саугач, клубка ашыгалар.

... Бөтен кеше ишегалдында – чәчәк диңгезе! И яраталар да инде чәчәкләр үстерергә! Матур итеп яшәргә яраталар шулай бездә. Ул матурлык боз акканда да, карга боткасы пешергәндә дә, каен суы эчкәндә дә, умырзаялар җыйганда да, торналарны озатканда да, кышын кыңгыраулы атларда урам әйләнгәндә дә кадерле сурәт булып күңелгә уела...  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10