ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда беренче кар Кама Аланы бистәсендә яуды

23 сентябрь 2019, 15:42

Синоптиклар фаразларына караганда, сишәмбе төнендә янә бераз кар явуы көтелә.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Ял көннәрендә Татарстанның Түбән Кама районында термометр баганалары бу көздә беренче тапкыр ноль градустан түбәнрәк төште. Кама Аланы халкы беренче кар видеолары белән уртаклашты.

«НТР 24» хәбәр иткәнчә, явым-төшемнәр аз һәм кыска булган, әмма хәтта мондый кар яву да сентябрь урталары өчен аномалия булып тора.

Якын арада, синоптиклар фаразларына караганда, Түбән Кама районында салкын һәм яңгырлы һава торышы сакланачак. Сишәмбегә каршы төндә янә бераз кар явуы көтелә, минуслы температура булырга мөмкин.

«Татар-информ» элек Башкортстанда беренче кар яуды, дип хәбәр иткән иде. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кичә шундый кадрлар белән уртаклашкан иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10