ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Ташкентта "Татнефть"нең беренче автоягулык станциясе ачылды

23 сентябрь 2019, 16:24 , Фото: Шерзод Икрамутдинов, Татарстанның Үзбәкстандагы вәкаләтле вәкиллеге

Ташкентта 2020 ел ахырына кадәр «Татнефть» Ташкент өлкәсендә автомобиль ягулыгы белән тәэмин итә торган 22 станция төзүне планлаштыра.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 20 сентябрьдә Ташкентта «Татнефть» ГАҖнең беренче автоягулык станциясен ачу тантанасы булды. Бу - Үзбәкстан Республикасында төзелгән «Татнефть» заправкалар челтәрендә икенчесе. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы Вәкиллеге хәбәр итә.

Ачылу тантанасында Үзбәкстан Республикасының Энергетика министры А.С. Солтанов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Н.У. Маганов, «Үзбәкнефтегаз» АҖ идарәсе рәисе Б. Б. Сидиков, Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле Р. А. Шакиров катнашты.

Заправка ачылышында чыгыш ясаучылар Үзбәкстан-Россия партнерлык мөнәсәбәтләрен төрле яклап үстерү фәнни-техник, сәнәгать һәм җитештерү мөмкинлекләрен ныгытуга юнәлдерелгән, дип әйттеләр.

«Карнай» һәм «сорнай» үзбәк халык уен кораллары белән чыгыш ясап, тантаналы чараны үзбәк милли ансамбле ачты. Ташкент татар милли хәрәкәте активистлары мәртәбәле кунакларны чәкчәк һәм үзбәк кабартмасы белән сыйлады. АЗСны тантаналы ачу кысаларында беренче 5 клиент 25әр литр бензин яки дизель ягулыгын бушлай алды.

Үзбәкстан халык артисты, «Ялла» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Ф. Закиров ягулык станциясен ачу тантанасында кунаклар алдында чыгыш ясады. Кечкенә генә концерт программасында шулай ук популяр татар җырчысы һәм алып баручысы Р.Гайнанов һәм Үзбәкстанның «Дурдона» бию ансамбле дә катнашты.

Ташкенттагы беренче АЗС Шәйхантахур районында Караташ урамында урнашкан һәм Үзбәкстанда җитештерелгән АИ-80 һәм Татарстанның «ТАНЕКО» заводында эшләнгән АИ-92, АИ-95, АИ-100 ягулыгын сата. 2020 ел ахырына кадәр «Татнефть» Ташкент өлкәсендә автомобиль ягулыгы белән тәэмин итүче 22 станциян төзүне планлаштыра. Җәмгыятьнең ваклап сату челтәрендә 691 АЗС (шул исәптән Россиядә – 582, Белоруссиядә – 18, Украинада 91) исәпләнә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10