ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан автобусларында догалы фотосурәтләрне фейк дип атадылар

23 сентябрь 2019, 15:05 , Фото: скриншот поста vk.com

Казан автобусларында догалы фотосурәтләрне фейк дип атадылар Автобус тотынгычларындагы «Отче наш» текстлы листовка фотолары Казанда ясалмаган, диделәр.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казан автобуслары тоткаларында догалар булуы турындагы хәбәрләр фейк, дип саный ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков.

Аның сүзләренчә, фотода йөртүчегә хәбәр итү төймәсе кызыл автобусларда урнаштырылганнан сизелерлек аерылып тора.

«Казанда бер автобуста да догалар куелган тоткалар юк. Машина йөртүчегә тукталыш турында хәбәр итү төймәсенә игътибар итегез. Казанда бер автобуста да андый әйбер юк - бездә ул шакмаклы һәм корылма эчендә, ә монда ул тышкы якта. Фотолар Казан автобусында ясалмаган», - диде ул.

Мондый төймә белән яңа трамвайлар җиһазландырылган, әмма аларда да мондый листовкалар юк, диде ул. Метроэлектротранста хәбәр итүләренчә, аларда да догалы тоткалар юк.

Пассажирларга хезмәт күрсәтүчеләр бу хәбәр мәгълүмати һөҗүм булырга мөмкин, дип уйлый. Элегрәк кызыл автобус йөртүчесе пассажирны кыйнау турындагы видео белән дә шул ук хәл булган иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10