ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Сеңел" фильмында төшкән актриса башкорт теленең матурлыгына сокланган

23 сентябрь 2019, 13:20

"Сеңел" фильмы Мостай Кәримнең "Безнең өйнең яме" повесте буенча төшерелгән.

 (Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ"). Башкортстанда төшерелгән "Сеңел" фильмында уйнаган актриса, 9 яшьлек Марта Тимофеевага героинясын күрсәтү өчен башкорт телен өйрәнергә туры килгән. Актриса башкорт теленең матурлыгына соклануын белдергән. Бу хакта ул "Башинформ" журналисты Ләйлә Аралбаевага сөйләгән.

  • Мостай Кәримнең "Безнең өйнең яме" повесте буенча төшерелгән "Сеңел" фильмы премьерасы кичә Уфада үткән. Премьерага Башкортстан главасы Радий Хәбиров килгән. Фильмның режиссеры - Александр Галибин.

Оксана ролен уйнаган 9 яшьлек Марта Тимофеева башкорт теленең өйрәнү өчен авыр, әмма бик матур булуын әйткән. "Миңа Башкортстан бик ошады, монда шундый матур", - дип сөйләгән ул. Марта сәхнәдәше, 7 яшьлек Арслан Крымчурин белән элемтәдә торуын, язышуын әйткән.

"Сеңел" фильмын өч телдә - башкорт, рус һәм украин телләрендә төшерелгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10