ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Путин «Земский доктор», «Земский учитель» буенча түләүләрне арттырырга кушты

23 сентябрь 2019, 12:52

Бу эш 2019 елның 1 декабренә кадәр башкарылырга тиеш.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Ерак Көнчыгыш федераль округында «Земский доктор» һәм «Земский учитель» программаларында катнашучыларга компенсация түләүләре коэффициентын 200 процентка кадәр арттырырга кушты. Бу хакта бүген Кремль сайтында хәбәр ителә, дип яза ТАСС.

Россия Хөкүмәтенә дәүләт башлыгы «Земский доктор» һәм «Земский учитель» программаларында катнашучыларга, Ерак Көнчыгыш федераль округы территориясендәге авыл торак пунктларына яки эшчеләр бистәләренә, шәһәр тибындагы бистәләргә эшкә килгән хезмәткәрләргә бер тапкыр түләнә торган компенсация түләүләренә өстәмә коэффициент кертүне тәэмин итәргә кушты.

Бу йөкләмә 2019 елның 1 декабренә кадәр үтәлергә тиеш.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10