ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

АКШ Казанда вәкиллек ачарга планлаштыра

23 сентябрь 2019, 12:33

Америка сәүдә палатасы Татарстанда үз эшчәнлеген үстермәкче була.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Америка сәүдә палатасы Татарстанда вәкиллекне ачу мөмкинлеген карый. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

«Хәзер Америка сәүдә палатасы Татарстанны өйрәнә һәм бу төбәктә үз урынын үстерергә планлаштыра, чөнки анда чит ил компанияләре эше өчен уңайлы шартлар тудырылган», - дип сөйләгән Россия Сәүдә Палатасы президенты Алексис Родзянко.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның беренче яртыеллыгында Татарстан белән АКШ арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 290,4 млн доллар тәшкил иткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10