ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

Владимир Путин БДБ разведкалары саммитында катнашучыларга мөрәҗәгать юллаган

23 сентябрь 2019, 11:14 , Фото: архив kremlin.ru

Владимир Путин БДБ разведкалары саммитында катнашучыларга мөрәҗәгать юллаган Россия Президенты бүгенге киңәшмә темасының - тышкы тыкшынулар иминлек өчен тудыра торган куркынычлар актуаль булуын әйткән.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Казанда БДБ илләре разведкалары җитәкчеләренең ел саен уза торган саммитына җыелган вәкилләргә Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать юллаган.

Дәүләт башлыгының юлламасын катнашучыларга Россиянең Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин укыды. Ул саммитта катнашучыларга мондый очрашуларның форматы 2000 елның декабрендә Мәскәү киңәшмәсеннән соң барлыкка килүе турында искәртте. Шуннан бирле саммит БДБ илләренең тугыз шәһәрендә узган.

«Бу форматта очрашу - уртак эш нәтиҗәләрен бәяләү, тупланган тәҗрибәне анализлау һәм хезмәттәшлегебезнең якындагы перспективасын билгеләү өчен яхшы сәбәп», - диде Сергей Нарышкин.  Ул Россия Президенты Владимир Путинның мөрәҗәгатен укыды, ул бүгенге киңәшмә темасының  - тышкы тыкшынулар иминлек өчен тудыра торган куркынычлар актуаль булуын әйткән.

«Дөньядагы вазгыять заманча чакыруларга һәм янауларга җавап кайтаруның яңа юлларын эзләүне таләп итә. Глобальләшү һәм IT-технологияләрнең алгарышы халыкара хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләр ача. Шуның белән бергә яңа куркынычлар да ачык күренә. Теләсә кайсы илдә диярлек җәмәгатьчелек фикеренә һәм сәяси тормышка тышкы йогынты ясау омтылышлары турында сүз бара», - дигән Россия Президенты юлламасында.

Мөрәҗәгатьнең йомгаклау өлешендә Владимир Путин сүзләренчә, саммитта катнашучыларның гомуми максаты БДБ территориясендә вазгыятьне какшату, сәяси һәм иҗтимагый процессларга тышкы тыкшыну омтылышларын булдырмаудан гыйбарәт.

«Ышанам, сезнең очрашу конструктив рәвештә узачак, ә аның карарларына ихтыяҗ булачак», - дип тәмамлаган Владимир Путин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10