ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда тулай торакта янгын вакытында 500 кешене урамга чыгарганнар

23 сентябрь 2019, 09:55 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Казанда тулай торакта янгын вакытында 500 кешене урамга чыгарганнар Янгын Казан медицина университеты тулай торагының тугызынчы катында булган.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Казан медицина университеты тулай торагындагы янгын аркасында 500 кеше урамга чыккан. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кич белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Оренбург трактында урнашкан КДМУ тулай торагының тугызынчы катында төтен турында хәбәр килде. 2 нче номерлы ранг буенча урынга янгын сүндерүчеләр китте», - дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Ун минуттан янгын сүндерүчеләр янгынны локальләштергән, тагын биш минуттан - утны тулысынча сүндергәннәр.

Бүлмәләрнең берсендә дүрт квадрат метр мәйдандагы матрас яна башлаган. Бинадан 500 кеше үзләре чыккан, беркем дә зыян күрмәгән.

Янгын сүндерүгә 58 кеше һәм 19 берәмлек техник җәлеп ителгән. Белгечләр янгын чыгу сәбәпләрен ачыклый.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10