ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Кама укучылары эчке эшләр идарәсендә экскурсиядә булды

23 сентябрь 2019, 02:03

Түбән Кама укучылары эчке эшләр идарәсендә экскурсиядә булды Укуын алга таба дәвам итәргә теләүчеләрне ведомстволы югары уку йортларына керү мөмкинлекләре белән таныштырдылар.

(Түбән Кама, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Туган як" ). "Хокук һәм һөнәр сайлау дәресләре" кысаларында, шәһәрнең 14 нче лицеенда укучы 10-11 нче сыйныф укучылары Түбән Кама эчке эшләр идарәсендә экскурсиядә булдылар. Бу турыда Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза җирле басма.

Лицеистларга башта полициядә эшләүчеләрнең хезмәте турында фильм күрсәттеләр. Аннан соң бу хезмәтнең авырлыклары, өстенлекләре турында сөйләделәр. Укуын алга таба дәвам итәргә теләүчеләрне ведомстволы югары уку йортларына керү мөмкинлекләре белән таныштырдылар.

Ә балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре урамда һәм өйдә үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм аларны бозган очракта административ һәм җинаять җәзасы турында сөйләделәр.

Балалар шулай ук эксперт-криминалистика бүлеге белән дә таныштылар. Тирда исә чын сугышчан коралларны үз күзләре белән күрделәр, спортзалда үз-үзеңне саклау алымнары белән таныштылар. Сүз уңаеннан, эчке эшләр идарәсендә бүгенге көндә бу лицейны тәмамлаган 32 хезмәткәр эшли.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10