ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төрки яшьләр аз санлы милләтләрне саклау өчен проектлар тәкъдим итте

22 сентябрь 2019, 18:00 , Фото: Лилия Низамова

Төрки яшьләр аз санлы милләтләрне саклау өчен проектлар тәкъдим итте Алар арасында сәламәт яшәү рәвеше, хәйрия фонды, нугайча футбол, этнопарклар булдыру, китап тәрҗемә итү проектлары бар.

(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Низамова Лилия). 21-22  сентябрьдә “VI Төрки Яшьләр Фестивале” кысаларында нетворкинг, ягъни төрли милли проектлар тәкъдим итү узды. Делегатлар аз санлы халыкларны саклау, үстерү белән бәйле оешмаларын тәкъдим иттеләр.

Оренбург казахлары телне саклау өчен мәдәни чаралар, дөрес һәм файдалы ял гына түгел, ә үзләренең хәйрия проектлары турында да сөйләде. “Байтерек” хәйрия фонды Оренбургтагы казах балаларына мәктәпкә җыенырга булыша, мөселман кардәшләренә, Корбан бәйрәме үткәреп, социаль ярдәм күрсәтә. Аларның девизы “Яхшылыкны чын күңелдән башкарабыз”.



Нугайлар делегациясе “Nogay football league” оешмасы белән таныштырды. Проектның максаты: футбол аша нугай халкын берләштерү, төрле төбәкләрдә нугайлылыр өчен матчлар оештыру. “Халык аз санлы, ә география бик зур”, - ди алар. Авырлыкларга карамастан әлеге проект бик күп төбәкләрдә, илләрдә үткәрелгән. Ә быел алар Даниягә барырга планлаштыра.

Иң күп проектларны башкорт егетләре Денис һәм Роберт тәкъдим итте. Денис башкорт телен популярлаштыру өчен Антуан де Сент-Экзюперинең “Маленький принц” әсәрен тәрҗемә итүе турында сөйләде. Әлеге проект белән әсәрне саклау фонды кызыксынып бүгенге көндә зур тиражда чыгарырга җыенуын сөйләде.

“Мәргән уксы” проекты исә атка атланып җәядән ук атучылар җыены һәм ярышы үткәрә. Чара милләттәшләрне берләштерә, ата-бабаләрның традицияләрен дә яңарта.

Тыва егете Эрес Санчай чит илләргә ял турлары оештыру турында сөйләде. Видеопрезентациядә хәрам эчемлекләр, хәләл булмаган күренешләр сурәтләнгән иде. Башкортстан егете Денис Умутбаев әлеге проектны “Төрки Яшьләр Фестивале”ндә урынсыз дип гаепләде. “Ничек әлеге оешманы төрки халкына тәкъдим итә аласыз?” - дип сорады ул. Аңа җавап бирмәделәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10