ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Япония журналисты Россия кешеләренең мәрхәмәтлелегенә гаҗәпләнгән

22 сентябрь 2019, 18:42

Япония журналисты Юити Онода Петербург кешеләренең үзенә ярдәм итүе турында сөйләгән.

(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). Петербургта Япония журналисты Юити Оноданың акча янчыгын урлаганнар. Шуннан соң аңа Төньяк башкала кешеләре ярдәм иткән. Аның  үзенә ярдәм итүләре турында мәкаләсен Sankei Shimbun газетасы бастырып чыгарган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Корреспондент элеккеге танышы белән күрешү өчен Төньяк башкалага барган. Буш вакытында Эрмитажга керергә уйлаган. Тик анда акчалары һәм карталары салынган янчыгын урлаганнар. Банк хезмәткәрләре аның белән элемтәгә кереп, мошенникның картадан аның акчасын ала алмавын хәбәр иткән.

Журналист таксида полициягә бара һәм машина йөртүчегә урлау турында сөйли. Шуннан соң таксист аны бушлай алып бара. Япония журналисты моңа бик гаҗәпләндерә. Аңа автобуста да яңа билет өченә түләргә туры килмәгән, чөнки кассир кыз аны истә калдырган булган һәм ике сәфәргә талон бүләк иткән.

Япония журналисты Петербургта игътибарсыз туристларның кесәләрен чистартучылар барлыгын искәрткән. Әмма кыен хәлдә калганда таныш булмаган кешеләр ярдәмгә килергә әзер, дигән.

"Россиядә шулай ук үзара ярдәм итү дә көчле: кешеләр бәлага тарыган чит кешегә ярдәм итәргә әзер", – дигән ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10