ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда төнлә кырау төшүе ихтимал

22 сентябрь 2019, 18:11 , Фото: Михаил Захаров/архив

Татарстанда төнлә кырау төшүе ихтимал Дүшәмбе көнне +4...+9 градус җылы булачак.

(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). 23 сентябрьдә төнлә Татарстан территориясендә урыны белән һавада минус 1 градуска кадәр, туфракта минус 2 градуска кадәр кырау төшү ихтимал. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көндез термометр баганалары +4...+9 градуска кадәр күтәреләчәк.

23 сентябрьдә шулай ук бераз яңгыр, урыны белән юеш кар көтелә. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчә торган талгын җил фаразлана. Урыны белән көчле җил күзәтелә. Көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10