ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Касыйм шәһәре тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы 100 еллыгын бәйрәм итә

22 сентябрь 2019, 17:43

Музей тарихы 1919 елда фонд саклагычларын ясаудан башланып китә.

(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). 20 сентябрьдә Касыйм шәһәренең мәдәни үсеш үзәге булган “Касыйм тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы”ның 100 еллыгына багышланган бәйрәм булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юбилей чарасында өлкә һәм шәһәр хакимияте, җәмәгатьчелек, музей хезмәткәрләре, шәһәр халкы катнашты. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдинның котлавын Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Илдар Бикуев җиткерде.

“Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин төбәктәге барлык халыклар белән дус һәм тату яшәгән Касыйм татарларының тарихи мирасын саклау эшен актив хуплый. Касыйм мөселман җәмгыяте туган якны өйрәнү музее белән берлектә даими рәвештә чаралар үткәрә”, - диде Бикуев.

“Узган елның октябрендә "Ханкирмән. Дәвамлы тарих" күргәзмәсе тәкъдим ителде. Әлеге музей экспозициясе Касыйм җирле татар милли-мәдәни автономиясе һәм Касыйм тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы күп еллык хезмәттәшлегенең уңышлы дәвамы булып тора. Һәм ул эш мөфти Равил Гайнетдин ярдәме белән башкарыла”, - диде ул.

Әлеге шәһәрне XIX гасырда Азиянең бер өлеше дип атыйлар. Күргәзмә проекты Касыйм татарлары, аларның гореф-гадәтләре һәм яшәү рәвеше, көнкүреше, Касыйм өязе һәм төбәк үсешенә өлеш керткән кешеләр язмышы турында сөйли.

Музей тарихы 1919 елда фонд саклагычларын булдырудан башланып китә. Рязань крае тикшеренүчеләре җәмгыяте бүлекчәсе әгъзалары музейны үстерүдә зур ярдәм күрсәтәләр. 2015 елда туган якны өйрәнү музее тарихи-мәдәни музей-тыюлыгына үзгәртелә, диелә хәбәрдә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10