ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россия Герое пилот Дамир Йосыпов кабат оча башлый

22 сентябрь 2019, 16:48

42 яшьлек капитан 15 августта самолетны кукуруз басуына утыртты һәм бортта булган пассажирлар һәм экипаж әгъзалары гомерен саклап калды.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Авария хәлендәге самолетны 15 августта кукуруз кырына утырткан Россия Герое Дамир Йосыпов кабат эшкә кереште. Бу хакта «Урал авиалинияләре» компаниясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Дамир Йосыпов кирәкле барлык медицина тикшерүләрен һәм рәсми процедураларны узганнан соң эшкә кайтты. Ул бу атнада очарга кереште», - дип сөйләде әңгәмәдәш.

Икенче пилот Георгий Мурзин бүгенге көндә амбулаториядә дәвалана — авариядә аның күкрәге имгәнгән.

  • 42 яшьлек Дамир Йосыпов 15 августта авария хәлендә самолетны кукуруз кырына утыртты һәм бортта булган пассажирларның һәм экипаж әгъзаларының гомерен саклап калды. Ул вакытта Йосыпов һава судносы командиры булып бары бер ел гына эшләгән булган. 16 августта Россия Президенты Владимир Путин аңа һәм икенче очучы Георгий Мурзинга Россия Герое исеме бирде.
  • Самолетны басуга утырткан Россия Герое Дамир Йосыповка фатир бирделәр. Экипаж әгъзаларының барысына да бер йортта, бер подъездда, төрле катларда урнашкан фатир ачкычлары тапшырдылар, дип хәбәр иткән идек.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10