ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Беслан кызы: Ашарга булмагач, күкрәк сөте имдек - "Ватаным Татарстан"

22 сентябрь 2019, 17:15

Бесланда 1 сентябрьдә бәйрәмгә килгән 1128 кешене тоткын итеп алып, 3 көн буе мәктәптә ябып тоталар.

(Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Чулпан Гарифуллина). Беслан фаҗигасен үз башыннан кичергән Санета Сабанова җәһәннәмдәге өч көне турында “ВТ”га сөйләде

“Хәзер үзем белән һәрвакыт шешәдә су йөртәм. Бесланнан калган гадәт бу…” Россия тарихында булган иң зур теракт Санетага менә шундый тормыш дәресе бирә. Хәзер аңа 24 яшь. Без бөтен дөньяны тетрәткән куркыныч вакыйганың шаһиты белән элемтәгә кереп, авыр булса да, шатлык урынына газап китергән Белем бәйрәмен искә алдык.

Бу көннәрдә Россиядә 15 ел элек булган куркыныч вакыйганы искә алдылар. Ил тарихындагы иң зур теракт турында яңа язмалар чыкты, фильмнар төшерелде. Күбесендә фаҗиганең сәяси сәбәпләрен эзлиләр, гаеплеләрне ачыкларга тырышалар. “Соңгы елларда журналистлар аптыратып бетерде. Алар күбрәк безнең – тоткыннарның тарихларын сәясәт белән болгата. Мин андыйлардан ераграк торам. Андыйлар бездән файдалана гына дип саныйм. Беслан турында хәтер гыйбрәт булып яшәргә тиеш”, – ди Санета Сабанова.

“Өйрәнүләр бара, ахры, дип уйладым”

– Бу мәктәптә минем бөтен гаиләм укыды, ә бабам – Таркан Сабанов – 30 ел директор вазифасын башкарды, – ди Санета. – Бәйрәм линейкасына соңга калмыйм дип, ул бу көнне өйдән иртәрәк чыгып китте. Әни – башка мәктәпкә, укучылары янына, мин исә сеңелкәшем Әминә һәм 12 яшьлек Мәдинә исемле туганыбыз белән бәйрәмгә өчәүләшеп киттек. Атыш тантана вакытында башланды. Ишегалдына 30лап кеше йөгереп керде. Алар барысы да карадан киенгән, битлекләрдән, йөзләре күренми. Бу вакытта мин: “Өйрәнүләр бара, ахры”, – дип уйладым. Алда нинди мәхшәр буласын әле чамаламыйбыз да бит…

Башта бер нәрсә дә аңламадык. Террорчылар түшәмгә ата, залга шартлаткыч урнаштыра башлагач кына, эшнең нәрсә икәнлегенә төшендек. Һөҗүм итүчеләр һавага ата, кычкыра башлады, ишек төбенә кешеләр өелде. Нинди могҗизадыр, Мәдинә качып котыла алды! Ул әле юлда әниемне очрата һәм аңа безнең мәктәп эчендә икәнебезне әйтә. Әни, аны-моны уйламыйча, мәктәпкә йөгерә. Террорчыларга килеп: “Миңа эчкә керергә ярыймы? Анда минем балаларым!” – дип ялварган ул. Террорчы, әнигә мылтык түтәсе белән сугып: “Монда барысына да керергә ярый, чыгарга – рөхсәт юк!” – дип җавап биргән. Шулай итеп, әни үз теләге белән тоткынлыкка эләкте. Халык коточкыч күп иде, кешеләр мәктәп тәрәзәләрен ватарга тотынды. Хәтерлим: мине кемдер кулына алып, мәктәп коридорына ташлады. Бәйрәмгә дип кигән өр-яңа ак оекларым, пыялага эләгеп ертылды, аягым каный башлады һәм туфлиләрем пычранды. “Әниемнең күңеле төшәр инде” – шушы мизгелдә башыма килгән беренче уй бу. Мәктәпнең бер бүлмәсендә яшеренеп торырга дип уйлаган идек, барып чыкмады. Террорчыларның берсе, кереп: “Спортзалга!” – дип кычкырды. Анда кереп урнашкач, безнең телефоннарны җыеп алдылар һәм мылтык түтәсе белән ваттылар. Телефонны бирми мөмкин түгел иде: шундук атып үтерәбез, дип янадылар. Берничә сәгать селкенә дә алмыйча утырдык, үзара күз карашлары белән генә аңлаштык. Әмма бу тынлык озакка бармады: бала-чага еларга тотынды, шуннан соң шау-шу купты. Боевиклар гаиләләргә берләшергә рөхсәт итте анысы. Әни, Әминә, мин, бабай… 89 яшьлек бабаебыз баскетбол боҗрасы астында утыра иде. Тоткынлыкның икенче көнендә аңа хәтта урамга чыгарга да рөхсәт бирделәр. Әмма ул ризалашмады, “бу мәктәптә – минем балаларым” дип карышты һәм безнең белән калды. Без аның янына берничә тапкыр килеп карадык, әмма янәшәсендә утыра алмадык. 500 квадрат метрга меңнән артык кеше куып кертелгәч, һәр сантиметрга кеше табыла икән, һәр буш урын кадерле икән…

“Ашарга булмагач, күкрәк сөте имдек”

– Санета, сорамый булдыра алмыйм… Нәрсә эчтегез, нәрсә ашадыгыз соң сез?

– Урамда эссе, тын да алып булмый… Кеше күп булгач, спорт залында да авыр мохит. Боевиклар хатын-кызларга чиләк белән су алып килергә һәм су белән киемнәрне, чүпрәкләрне чылатырга рөхсәт итте. Минем әле бу вакытта артык эчәсем дә килми иде, әмма әни: “Балалар, зинһар өчен сорыйм, эчегез!” – дип ялварды. Әни тиздән суны бөтенләй бирмәячәкләрен алдан сизгән, күрәсең… Хәтерлим: бер мәлне безнең янәшәдә утырган Агаевлар кулына юеш кофта килеп эләкте. Зифа үз улларына су эчертте дә, кечкенәсенең аяк ботинкасын салдырып, калган суны шунда сыкты һәм безгә бирде. Аптырап карап торганымны күргәч, Зифа: “Сань, алай карама әле син, аяк киеме – өр-яңа, кичә генә алдым. Су сеңгәнче, эчегез!” – диде. Йокы турында сүз дә була алмый. Әминәне әни ничек тә йокларга күндереп маташты. Үлсә, йоклаганда үлсен, дигәне истә… Иртәнге якта исә бөтенләй түзәрлек чама калмады. Сусау, ашыйсы килү теләге көчәйде, бәдрәфкә барасы килде. Кичен, тамакка ни дә булса керсен дип, бүлмә гөлләрен һәм бәйләмнәрдәге чәчәкләрне ашадык. Бернәрсә дә калмагач, Зифа безгә күкрәк сөтен имәргә тәкъдим итте. Уңайсыз булса да, имдек. Шушы көннән башлап Зифа – минем икенче әнием, аңа шулай дәшәм. Соңрак, су да, башкасы да калмагач, әнинең шешәдән кемнеңдер сидеген эчәргә тәкъдим итүе истә. “Санечка, башка су юк, һич югы моны эч!” – дип ялварган иде ул.

– Шартлау мизгелен хәтерлисезме?

– Тоткынлыкның өченче көнендә, көндез булды бу. Бик көчле шартлау яңгырады. Күз алдында барысы ак томанга күмелде, кемдер мине тотып алып, тәрәзәгә таба алып китте. “Алета, балаларны ыргытма, аркаларына атачаклар!” – дип кычкырды әнигә берәү. Бу – Валерий Бзиев исемле кеше иде. Аңа террорчылар “үлем путасы” кидертте. Беренче көнне ир-атларның күбесен атып үтерделәр бит. Валерий Бзиев ул чакта исән кала алды. Тәрәзәдән әни башта мине төшерде, аннан Әминәне, соңрак үзе белән безне каплады. Шул чакта икенче шартлау булды. “Чыгыгыз, алайса, атып үтерәбез!” – диде бер террорчы. Бөтен халык ишеккә агылды. Мәетләр, көлгә калган аяк-куллар, өзелгән башлар аша атладык… Ишегалдында инде бронетехника тора, һавада вертолетлар гөж килә, ыгы-зыгы. Атыш, пыяла тавышы, пыяла кыйпылчыклары… Без пулялар астында ашханәгә чаптык, бәдрәфкә йөгердек. Бер мәлне, унитаз шартлап, газ таралды. Әни миңа шулчак, борынны капларга дип, тукыма кисәге тоттырды. Аннан янә ашханәгә чаптык. Монда торба шартлаган һәм су бәреп тора иде. Су! Каяндыр чынаяк табып, су тутырып, йотлыкканчы эчкәнем исемдә… Аннан коткаручылар кулына эләктек. Мине кулдан кулга җибәреп, ак “Нива” машинасына утыртып, каядыр алып киттеләр. Анда бүтән балалар да бар иде. “Тагын интектерерләр инде…” – дип уйлап куйдым шул чакта. Машина таныш урамнардан узды, алда ике ир-ат басып тора, аның берсе безнең әти иде.

– Әниегез, бабагыз, Әминә мәктәп эчендә калдымы?

– Әти дә миннән шуларны сорады. Мин белми идем бит әле. Кичен алар хастаханәдән өйгә кайтты. Безнең өчен кайгырып торган барлык туганнарыбыз ул көнне өйдә җыелышты. Арада бары тик бер генә кеше юк иде… Бабай… Сәгать саен аның кайдалыгын сорап, әнине аптыратып бетердем. Аның кайтасына сабыйларча ышандым. Берничә атнадан соң бабайны үле килеш таптылар. Үкчәсе һәм ботинкасы аша гына таныганнар аны… Мин бу хакта соңрак белдем. Бабайдан шулар гына калган иде. Ул баскетбол боҗрасына беркетелгән бомба астында утырган икән…

– Бу хәлләрдән соң кешечә яши башларга ияләшү авырдан бирелгәндер…

– Без бу җәһәннәмнән исән-сау чыга алдык. Моны могҗиза дими, ни диярсең?! Әмма моны мин озак еллар кабул итә алмадым. Исән калуымны, дим. Ни өчен мин яшим дә, башкалар шунда үлеп калды соң?! Минем дусларым, сыйныфташларым шунда көл булып калды бит… Фаҗигадә балаларын югалткан апаларны еш күрә идем. Алар миндә үз балаларының дәвамын эзләде. “Минем кызым да шундый булыр иде…” – дип, елый-елый битләремнән сыйпыйлар. Ә мин аларның күзләрендә: “Минем дә баламны тере килеш күрәсе килә!” – дигән уйны укыйм. Шул вакыттагы оялуларымны белсәгез!.. Исән калуым өчен оялдым…

Минем урында башка кеше булырга тиеш бит, дигән фикер тынгы бирмәде. Бу тойгыдан тулысынча арынып бетә алмамдыр, мөгаен. Исән калганмын, димәк, юкка түгел, дип яшим. Психотренинглар да узмадык түгел. Әни берничә ай шок хәлендә йөрде. Гаиләбез белән Германиягә барып, реабилитация үттек. Әминә, кечерәк булу сәбәпле, фаҗигане җиңелрәк кичерде. Безнең өчен 15 ел элек булган тарих ел да кабатлана. Искә алу җиңел түгел. Сез – минем яшьтәшем кебек, шуңа да аралашырга риза булдым. Беслан турында хәтер гыйбрәт булып яшәргә тиеш. Әлеге фаҗигане үз башыннан кичкәннәр өчен бу аеруча мөһим. Хәтерләү мөһим!

P.S. Санета хәзер Мәскәүдә яши. Ул Плеханов исемендәге Россия икътисад университетын тәмамлаган. Искиткеч итеп рәсемнәр ясый. “Эшләгән һәр эшемне яратып башкарам, әни шулай өйрәтте”, – ди Санета.

САН
2004 елның 1 сентябрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә террорчылар 1 нче номерлы мәктәпкә басып керә. Бәйрәмгә килгән 1128 кешене тоткын итеп алып, 3 көн буе ябып тоталар. Вакыйганың азагы фаҗига белән тәмамлана: 334 кеше, шул исәптән 186 бала һәлак була.

Рәсми мәгълүматлар буенча, мәктәпне басып алуда 32 террорчы катнаша. Шаһитлар исә аларның саны 2,5 тапкыр күбрәк булуын әйтә.

3 сентябрьдә 13.03–13.05 сәгать аралыгында ике көчле шартлау була. Аның нәтиҗәсендә мәктәпнең түбәсе өлешчә ишелеп төшә.

Беслан фаҗигасе аркасында 17 бала дөм ятим кала. 141 кеше гомерлеккә инвалид кала (шуларның 72се – балалар).


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10