ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Сергей Шойгу дөньяда зур сугыш килеп чыкмас дип саный

22 сентябрь 2019, 14:22

"Мин өченче бөтендөнья сугышының нинди булачагын әйтә алмыйм, тик мин аның соңгысы булачагын төгәл беләм", - диде Россия Оборона министры.

(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). Россия Оборона министры Сергей Шойгу тулы масштаблы зур сугыш булмас дип өметләнә. Андый сугыш нәтиҗәләре катастрофик булыр иде ди ул. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

"Мин бүген тулы масштаблы сугыш ихтималы булмавына ышанам. Андый сугыш куркынычы һәм нәтиҗәсе һәркемгә билгеле", - дидгән Шойгу "Московский комсомолец"газетасына биргән интервьюсында.

"Өченче бөтендөнья сугышы турында бик күп төрле фикерләр бар. Аларның иң төгәл һәм акылга сыярлыгыннан шуны күзаллыйм: "Мин өченче бөтендөнья сугышының нинди булачагын әйтәм алмыйм. Тик мин аның соңгысы булачагын төгәл беләм", - дигән Шойгу.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10