ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда юлга аркылы баскан йөк машинасы аркасында хәрәкәт тукталып торган

22 сентябрь 2019, 13:30 , Фото: шаһитлар

Татарстанда юлга аркылы баскан йөк машинасы аркасында хәрәкәт тукталып торган Кичә кич Казан юлында юл-транспорт һәлакәте булды.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда юл кырыена төшеп китә язган фура аркасында трассада хәрәкәт тукталып торган. Бу хакта авария шаһитлары хәбәр итте.

Авария кичә кичке якта булган.

Кадрларда йөк автомобиленең хәрәкәт вакытында борылып юлга аркылы басуы күренә. Фура кабинасы алгы тәгәрмәч өстендә асылынып тора, ә тагылмасы (прицебы) юлга аркылы басып, бер полоса буенча автомобильләр хәрәкәтен туктаткан.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр юк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10