ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Үзбәкстанда Татарстан мәдәнияте көннәре булды

22 сентябрь 2019, 13:46

Биредә Ислам мәдәнияте музее шамаилләре, Алабуга музей-тыюлыгының «Заманча Татарстан», Татарстанның халык сәнгать кәсепләре күргәзмәсе оештырылды.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ"). 18-19 сентябрьдә Үзбәкстан Республикасында Татарстан мәдәнияте көннәре булды. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин 18 сентябрьдә Ташкентта Үзбәкстанда яшәүче татарлар белән очрашты.

Бу көнне Үзбәкстанның А.Навои исемендәге Дәүләт Зур академия театрында Татарстан сәнгать осталары концерты булды. Биредә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, шулай ук Эльмира Кәлимуллина, Руслан Сәйфетдинов, Марсель Вәгыйзов, Зәринә Вилданова, Алинә Шәрипҗанова чыгыш ясады.

Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында Үзбәкстанда узачак чаралар программасында «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее шамаилләре күргәзмәсе, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының «Заманча Татарстан» күргәзмәсе, Татарстанның халык сәнгать кәсепләре күргәзмәсе оештырылды.

Сентябрь ахырында Үзбәкстанга гастрольләр белән Буа дәүләт сатира театры труппасы бара. Актерлар үзләренең иң яхшы спектакльләрен Ташкент, Сәмәрканд, Навои һәм Джизак шәһәрләрендә күрсәтәчәк. Спектакльләр татар һәм рус телләрендә барачак.

Казанда, шул ук вакытта, 2-6 октябрьдә «Үзбәк киносы көннәре» оештырылачак. Фильмнарны «Мир» кинотеатрында карарга мөмкин булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10