ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Уфада “Китап” нәшрияты балалар өчен "Урал батыр" эпосын тәкъдим итте

22 сентябрь 2019, 13:11

Республикага нигез салынуның 100 еллыгына багышланган чара Фатыйма Мостафина исемендәге 20нче башкорт гимназиясендә узды.

(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге "Китап" нәшрияты балалар өчен китапларын тәкъдим итте. Аларны "Урал батыр" эпосы белән таныштырдылар. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Республикага нигез салынуның 100 еллыгына багышланган чара Фатыйма Мостафина исемендәге 20нче башкорт гимназиясендә узды. Нәшрият хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен “Урал батыр" эпосының рус теленә прозаик тәрҗемәсе, эпосның башкорт телендә чыккан әкият варианты, башкорт һәм рус телләрендә “Әкиятләр иленә сәяхәт” китабы белән таныштырды.

Китап укучылар белән очрашуга фольклорчы галим Фәнүзә Нәдершина, язучы һәм тәрҗемәче Айдар Хөсәенов, рәссам Салават Гыйлаҗетдинов килгән иде.

Балалар аларның “Урал батыр” эпосы һәм башкорт халык әкиятләре турындагы чыгышларын кызыксынып тыңладылар, китаплар турында фикер алышуда актив катнаштылар.

Очрашу "Һаумы, һаумы, әкият" ("Исәнме, әкият") республика бәйгеләре призерлары булган гимназия укучылары һәм "Урал батыр"эпосын башкаручыларның чыгышлары белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10