ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

«Хозур» нәшрияты Казанда татар-мөселманнарның милли киемнәрен тәкъдим итте

22 сентябрь 2019, 11:39 , Фото: dumrt.ru

«Хозур» нәшрияты Казанда татар-мөселманнарның милли киемнәрен тәкъдим итте «Мәдәниятләр мозаикасы» республика этноконфессиональ фестивалендә күлмәк, кафтан, калфак, кулдан эшләнгән читекләр урын алды.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ").  Казанда V «Мәдәниятләр мозаикасы» республика этноконфессиональ фестивалендә иң бай күргәзмәләрнең берсен ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты тәкъдим итте. Бу турыда нәзарәтнең матбугат хезмәте тәкъдим итте.

Бу юлы фестивальнең тематикасы милли киемнәргә багышланды һәм анда катнашучыларга Татарстан халыкларының традицион киемнәрен белән танышу мөмкинлеге бирелде.

«Хозур» нәшрият йорты күргәзмәсендә татар-мөселманнарның кием-салым үрнәкләрен: Ислам кануннарына туры килә торган күлмәк, кафтан, калфак, кулдан эшләнгән читекләр урын алды. Экспонатлар Казанның «Эбиволь» милли кием салоны тарафыннан тәкъдим ителде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты стендында соңгы вакытта дөнья күргән басмалар һәм татар, гарәп һәм рус телләрендәге иң популяр китаплар, шулай ук шамаилләр һәм «Хозур» фирма кибетенең башка продукциясе тәкъдим ителде.

Нәзарәт мәйданчыгы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев та танышты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10