ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

22 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

22 сентябрь 2019, 21:00

22 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар «Сөембикә» операсын Чабаксарда күрсәтергә телиләр, Равил Гайнетдин Россиядә тагын алтмышлап мәчет төзергә кирәк дип саный.

Чувашиянең мәдәният министры «Сөембикә» операсын Чабаксарда күрсәтергә тели / «Сөембикә» операсының премьерасы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында 2018 елның сентябрендә булды.

«Сафа белән Саҗидә» фильмының беренче эпизодлары төшерелде / Режиссер Илдар Матуров әлеге эпизодларны алга таба фильмны төшерергә финанслар табу өчен кулланачак.

Самолетны басуга утырткан Россия Герое Дамир Йосыповка фатир бирделәр / Экипаж әгъзаларының барысына да бер йортта, бер подъездда, төрле катларда урнашкан фатир ачкычлары тапшырдылар.

«Хозур» нәшрияты Казанда татар-мөселманнарның милли киемнәрен тәкъдим итте / «Мәдәниятләр мозаикасы» республика этноконфессиональ фестивалендә күлмәк, кафтан, калфак, кулдан эшләнгән читекләр урын алды.

Татар дәүләт филармониясе ике елда Кытайның иң зур залларында 20 концерт бирәчәк / 70 кешелек коллективны Кытайга зур гастрольләргә алып бару өчен Хөкүмәт ярдәменә өметләнәләр.

Синоптиклар быелгы кыш җылы булыр дип фаразлый / Иртәгә Татарстанда урыны белән карлы яңгыр явачак.

Мөфти Равил Гайнетдин Россиядә тагын алтмышлап мәчет төзергә кирәк дип саный / "Зур бәйрәмнәр вакытында бер мәчет тирәсендә 150 мең кеше җыелу шәһәр халкы өчен кыенлыклар тудыра", - ди Россия Мөфтиләр шурасы рәисе.

«Яңа татар пьесасы-2019» премиясенә бәйге игълан ителде / Пьесалар 1 декабрьгә кадәр кабул ителә, җиңүчеләр 22 декабрьдә билгеле була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10