ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфада "Театр төне" мәдәни акциясенә җыелдылар

22 сентябрь 2019, 04:44

Тамашачылар “Кыз урлау” һәм “Ычкындырмыйк кияүне” спектакльләрен карады.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ"). 20 сентябрьдә Башкортстан театрларында ел саен үткәрелә торган "Театр төне" мәдәни акциясе узды.Уфа “Нур” татар дәүләт театры да яраткан тамашачысын фойедан ук киң колач җәеп каршы алды. Бу турыда "Кызыл таң" газетасы хәбәр итә.

Килүчеләрне төрле образдагы артистлар каршылап, үзләре белән фотога төшергә чакырды. Тамашачылар өчен театрлаштырылган тамашалар, төрле мастер-класслар, күргәзмәләр оештырылды. Пьесалар укылды, шулай ук үсеп килүче буын өчен анимацион программалар әзерләнде. 

Театрның икенче каттагы фойесында “Алты кызга бер кияү” спектакленнән өзек күрсәтелде. Монда тамашачы да катнаша алды. Шулай ук күргәзмәләр эшләде. Теләге булган һәркемнең театраль костюмнарны киеп карау мөмкинлеге булды. Балалар үзләре өчен әзерләнгән җырлы-биюле программада катнаша алды. Театрның хормейстры Афарим Акчурин җырларга яратучыларга вокал серләренә төшенергә ярдәм итте. Шулай ук тамашачыга театрга экскурсия дә оештырылган иде.

Бу көнне театрның ике залы да эшләде. Тамашачылар “Кыз урлау” һәм “Ычкындырмыйк кияүне” спектакльләрен карады. Тамашалардан соң, театр директоры Илдар Хаҗиев һәм баш режиссер Байрас Ибраһимов барысын да сәламләп, мәдәни бәйрәм белән котлады. Тамашачылар театр коллективына һәм җитәкчеләренә сораулар бирә алды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10