ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чувашиянең мәдәният министры «Сөембикә» операсын Чабаксарда күрсәтергә тели

22 сентябрь 2019, 09:15

Чувашиянең мәдәният министры «Сөембикә» операсын Чабаксарда күрсәтергә тели «Сөембикә» операсының премьерасы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында 2018 елның сентябрендә булды.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чувашия Республикасының мәдәният министры Константин Яковлев Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының «Сөембикә» операсын Чабаксар шәһәренә чакырырга тели. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Чувашия татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итте.

Республиканың мәдәният министры Константин Яковлев һәм Чувашиянең халык шагыйре Валерий Тургай гаиләләре белән Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында булып кайттылар. Алар «Сөембикә» операсын караганнар.

«Константин Геннадьевич спектакль турында бик югары фикердә. Ул андагы зәвыкъ, югары сәнгать, рухи гүзәллек һәм кодрәт-көч таң калырлык дип сөйләде. Министр операны Чабаксарга китерергә теләвен дә әйтте. Әлеге байлыкны Чувашия халкы күреп сокланырга тиеш. Үзебезнең дә күрәсе килә, насыйп булса, барып карыйсы иде», - ди Фәрит Гыйбатдинов.

Спектакльне Чувашиягә алып килү буенча театр белән сөйләшүләр башланган.

  • «Сөембикә» операсының премьерасы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында 2018 елның сентябрендә булды. Либретто авторы – Ренат Харис, композитор – Резеда Әхиярова. Спектакль татар һәм рус телләрендә бара.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10