ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Каманың яшь пары "Пятница" каналы оештырган бәйгедә җиңү яулаган

22 сентябрь 2019, 02:13 , Фото: tat.e-nkama.ru/

Түбән Каманың яшь пары Алар романтик сәяхәткә юллама белән бүләкләнгән.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ"). "Пятница" телеканалында үткән "Дүрт туй" бәйгесендә катнашып, Түбән Каманың яңа өйләнешкән пары Рәмис һәм Аида Коптевлар беренче урын алган. Аларны романтик сәяхәткә юллама белән бүләкләгәннәр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бәйгегә яшь парлар үзләренең туй видеоязмасын тәкъдим итәргә тиеш булган. Якташларыбыз Калининград, Актүбә һәм Саратов шәһәрләре катнашучылары белән ярышкан.

Рәмис һәм Аида Коптевларның туе 15 августта Чаллы шәһәре янындагы "Түбән Кама" милли паркында урнашкан "Пихта" ял итү базасында төшерелгән.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10