ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кама Аланы бистәсендә велосипедта йөрү акциясендә өлкән буын вәкилләре катнашты

22 сентябрь 2019, 08:12 , Фото: tat.e-nkama.ru/

Кама Аланы бистәсендә велосипедта йөрү акциясендә өлкән буын вәкилләре катнашты Велосипедта йөрергә яратучылар арасында Кама Аланының өлкән буын вәкилләре дә бар.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ").  Кама Аланы бистәсендә “Эшкә – велосипедта” акциясе үтте. Велосипедта йөрергә яратучылар арасында Кама Аланының өлкән буын вәкилләре дә бар иде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Чараның төп максаты - велосипедта йөрүнең файдалы икәнлеген һәм транспорт чарасына алмаш була алуын күрсәтү. Пенсионерлар базарга азык-төлек алырга ике тәгәрмәчле транспортта килделәр.

Әлегә Кама Аланында велосипедчылар күп түгел, әмма ел саен велохәрәкәт үсеш ала бара, диләр моношәһәр хакимиятендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10