ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗе районының Сарсак-Омга лицее “Матур мәктәп“ бәйгесендә җиңгән

21 сентябрь 2019, 22:20 , Фото: agryz-rt.ru/

Әгерҗе районының Сарсак-Омга лицее “Матур мәктәп“ бәйгесендә җиңгән Лицей җитәкчелеге тарафыннан “Мин – бакчачы да, чәчәк тә“ дигән проект тәкъдим ителгән.

(Әгерҗе, 21 сентябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Екатерина Самсонова).Быел Әгерҗе районындагы Сарсак-Омга лицее территориясен төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылган. Нәтиҗәдә, алар район мәгариф учреждениеләре арасында уздырылган “Матур мәктәп“ бәйгесе җиңүчеләре булдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге зур күләмле эшне башкаруда аларга иганәчеләр дә, оешма-предприятие җитәкчеләре дә, мәктәпне тәмамлаган укучылар да ярдәм иткәннәр. Педагогик коллектив үзе дә читтә калмаган. Нәтиҗәдә, лицей җитәкчелеге тарафыннан “Мин – бакчачы да, чәчәк тә“ дигән проект бик матур булып тәкъдим ителгән. Ата-аналар агачтан ясаган паровоз, автомобиль, көймә, мотоцикл, өйләр, кое, тракторлар да территориягә урнаштырылган. Алар ярдәме белән этнографик почмак та булдырылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10