ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

"Ак Барс" хоккейчылары Магнитогорск шәһәрендә җиңү яулады

21 сентябрь 2019, 17:35 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

"Ак Барс"ның киләсе уены "Сибирь" командасына каршы булачак.

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның "Ак Барс" хоккей командасы Магнитогорск шәһәрендә "Металлург" хоккейчыларына каршы уйнады. Матч "Ак Барс" файдасына 1:2 исәбе белән төгәлләнде.

Беренче период. Дүртенче минутта "Металлург" һөҗүмчесе Андрей Локтионов исәпне ачып җибәрде (1:0).

Икенче период. Икенче минутта Микаэль Викстранд, "Ак Барс" өчен алка кертеп, исәпне тигезләштерде.

Өченче период. Өченче минутта, "Ак Барс" күпчелектә уйнаганда, Станислав Галиев алка кертте, тик видиокабатлаудан соң гол саналмады (1:1). Бер минут үтүгә, Патрис Кормье "Металлург" капкасына алка кертте, бу юлы да хөкемдарларга видеокабатлау карарга туры килде, әлеге алка исәпкә алынды (1:2).

Командалар составы:

"Металлург":
Кошечкин (Галимов);
О'Делл - Расмуссен - Козун, Антипин - Бирюков;
Мозякин - Локтионов - Паршин, Береглазов - Яковлев;
Коробкин - Галузин - Авраменко, Дронов - Матушкин;
Любимов - Неколенко - Дорофеев (Рожков), Постма.

“Ак Барс”:
Рейдеборн (Биләлов);
Азеведо – Кормье – Петров, Яруллин – Викстранд;
Галиев – Ткачёв – Зарипов, Ожиганов – Журавлёв;
Глухов – Михеев – Лукоянов, Юдин – Абросимов;
Фисенко – А. Галимов – Вәлиев (Основин), Фазылҗанов.

“Ак Барс” киләсе уенын Новосибирск шәһәрендә үткәрәчәк. “Сибирь” – “Ак Барс” уены 23 сентябрь 15:30 сәгатьтә башлана. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10