ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда SKAZ.KA фестивале «Моральный кодекс» төркеме чыгышы белән ачылды

21 сентябрь 2019, 16:26 , Фото: Артур Казанцев

Казанда SKAZ.KA фестивале «Моральный кодекс» төркеме чыгышы белән ачылды Фестивальдә «Чайф», Пелагея үз төркеме, The Hatters, Иван Дорн һәм башка артистлар чыгыш ясаячак.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Артур Казанцев). SKAZ.KA мультимәдәни фестивале «Моральный кодекс» төркеме чыгышы белән ачылды. Чара «Татнефть Арена»да уза.

«Мин Казанга иң яхшы кәеф белән киләм һәм өйгә дә шундый ук кәеф белән кайтам. Безнең төп бурыч – фестивальнең дөрес башлангыч алуы һәм озак еллар дәвам итү,без аны бозмаска тиеш», - дип сөйләде чараның алып баручысы һәм Татарстанның атказанган артисты Камил Ларин.

Фестивальдә татар мәдәниятенә аерым игътибар бирелгән. Шулай итеп, Yummy music сәхнәсе оештырылачак, анда татар көйләрен һәм телен алга этәрүче бәйсез музыкаль лейбл артистлары чыгыш ясаячак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10