ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Песошин «Алабуга» зонасында «Транснефть-Синтез» яңа заводы ачылышында катнашты

21 сентябрь 2019, 16:09 , Фото: tatarstan.ru

Песошин «Алабуга» зонасында «Транснефть-Синтез» яңа заводы ачылышында катнашты
«Транснефть» компаниясе башлыгы проектны гамәлгә ашыруда актив ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә турбулентлыкка каршы присадкалар җитештерү буенча яңа завод ачтылар. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, «Транснефть» ГАҖ идарәсе рәисе һәм президенты Николай Токарев, Татарстан вице-премьеры - Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.

Открытие завода по производству противотурбулентной присадки "Транснефть-Синтез".Принимают участие Премьер-министрРеспублики ТатарстанА.В. Песошин, Председатель правления, президент ПАО "Транснефть" Н.П. Токарев.

Тантана кунакларына «Транснефть» компаниясе нефть һәм нефть продуктларын транспортлау өчен яңа технологияләр һәм җайланмалар тәкъдим иткән махсуслаштырылган күргәзмәне күрсәттеләр.

«Россиядә ел саен триллион сум инвестицияләр белән тәэмин итүче гигант нефть-газ секторы бар. «Транснефть» компаниясе һәм Татарстан җитәкчелеге гражданнарыбызга, фәнни институтларга, предприятиеләргә эш бирергә мөмкинлек бирә. Әлеге эш нәтиҗәсендә без ил икътисадына инвестицияләр җибәрәбез», - диде Россия энергетика министры урынбасары Павел Сорокин.

Открытие завода по производству противотурбулентной присадки "Транснефть-Синтез".Принимают участие Премьер-министрРеспублики ТатарстанА.В. Песошин, Председатель правления, президент ПАО "Транснефть" Н.П. Токарев.

«Транснефть» компаниясе - Татарстанның стратегик партнеры. Алексей Песошин сүзләренчә, бүгенге завод - «Транснефть» компаниясенең импортны алыштыра торган технологияләр кертүгә һәм тармактагы алдынгы тәҗрибәгә нинди игътибар бирүенә ачык мисал.

«Транснефть» компаниясе башлыгы Николай Токарев әлеге проектны гамәлгә ашыруда актив ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.

Открытие завода по производству противотурбулентной присадки "Транснефть-Синтез".Принимают участие Премьер-министрРеспублики ТатарстанА.В. Песошин, Председатель правления, президент ПАО "Транснефть" Н.П. Токарев.

  • Турбулентлыккка каршы присадкалар, гидравлик каршылык күрсәтүне киметү исәбенә углеводородлар (нефть һәм нефть продуктларын) чыгарганда һәм нефть үткәргечләрнең үткәрү сәләтен арттыру максатында кулланыла.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10