ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда шикәр чөгендерен барлык мәйданның өчтән бер өлешеннән җыеп алганнар

21 сентябрь 2019, 15:47 , Фото: архив

Татарстанда шикәр чөгендерен барлык мәйданның өчтән бер өлешеннән җыеп алганнар Зәй, Буа һәм Нурлат шикәр заводлары мәйданчыкларына 460 мең тонна шикәр чөгендере китерелгән.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Республикада шикәр чөгендере чөгендернең өчтән бер өлеше җыелган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Республикада шикәр чөгендерен җыю план буенча бара, диде киңәшмәдә Марат Җәббаров.«Һава торышы чөгендер өчен уңдырышлылыкны һәм шикәр чыгышын арттыру өлешендә, шулай ук комбайннар эше өчен уңай тора», - диде ул.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренчә, бүген кырларда 102 берәмлек үзйөрешле чөгендер җыю комбайннары эшли, шул исәптән Буа районында - 24 комбайн, Зәй районында - 12, Сарман районында - 10.

Шикәр чөгендере 20 мең гектардан алынган, бу әлеге техник культураның урып-җыю мәйданының өчтән бере диярлек (63,7 мең га).

Докладчы сүзләренчә, 827 мең тонна татлы тамыр чыгарылган, җыелган мәйданнан уңыш 422 ц/га тәшкил итә, бу узган елның шушы чоры күрсәткечләреннән 72 ц/га артык.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10