ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Камил хәзрәт: Кешенең аңында һәм калебендә "эчке" полицейский булырга тиеш

21 сентябрь 2019, 16:44 , Фото: Салават Камалетдинов

Камил хәзрәт: Кешенең аңында һәм калебендә Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман яшьләре белән очрашты.

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Алинә Айдарова). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, имансыз кешеләрдән куркырга кирәк. Бу хакта ул актив мөселман яшьләре белән очрашуда хәбәр итте.

"Мин мәктәптә укыганда, 2000 елларда, бер хәл булган иде. Бер кызның битен яулык бәйләп йөргәне өчен пычак белән кискәләделәр. Бу хәл Казанда булды. Элек бер дә җиңел түгел иде. Мөселман хатын-кызына паспорттагы фотосында яулыктан булырга рөхсәт ителсен өчен, сигез суд үтәргә кирәк булды. Бүген курыкмыйча яулык киеп йөрү - җәмгыять тырышлыгы нәтиҗәсе", - ди хәзрәт.

Аның фикеренчә, дөньяви ил - ул дини булмаган ил түгел, ә һәр дингә дә хөрмәт белән карый торган ил. "Минем өемдә Шамаил эленеп тора, ә күршемдә - тәре. Без бер-беребезгә тимибез. Ләкин торак йортның уртак коммуникацияләре торышы һәр фатирга кагылган кебек, гомуми дини проблемалар дә җәмгыятебезнең уртак мәсьәләсе булып тора. Нишләп "дөньяви" белән "атеизм" күренешен бер итәләр? Аңламыйм" - ди Камил хәзрәт.

Ул шулай ук кеше тормышында һәм җәмгыятьтә иманның әһәмияте турында да фикер белдерде. "Әгәр кеше Аллаһның барлыгына ышанмый икән, аннан куркырга кирәк, чөнки ул гөнаһ кылырга курыкмаячак. Өстәвенә намусы да булмаган очракта, җинаять кылудан кешене полиция яисә видеокамералар гына саклый ала. Ягъни кешенең аңында һәм калебендә "эчке" полицейский булмаса, аны тере полицейский гына тотып кала ала", - дип сөйләде баш мөфти.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10