ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман яшьләре белән очрашты

21 сентябрь 2019, 15:23 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман яшьләре белән очрашты Әлеге очрашу бишенче тапкыр үткәрелә.

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Алинә Айдарова). Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман яшьләре белән очрашып, аларга бүләкләр тапшырды. Әлеге очрашу 2015 елдан бирле традицион рәвештә елга бер үткәрелә. Бу хакта оештыручылар хәбәр итте.

Очрашу ел дәвамында Диния назәрәтенә социаль проектларны үткәрүдә үз өлешен керткән мөселман яшьләренә рәхмәт йөзеннән үткәрелә.

Активистларга мөфти исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук яшьләргә "Мөһим эшләр. Якты тәэсирләр" дип язылган беләзек бүләк иттеләр.

Очрашуның төп темалары булып җәмгыятькә үз өлешеңне кертү, аңа хезмәт кую һәм мөселманның Аллаһка табыну мәсьәләләре булды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, яхшылык эшләү Аллаһка якынайта. "Игелек яхшы ният белән кылынса, ул игелек кылучыга савап булып кайта", - ди хәзрәт.

Биредә яшьләр өчен төрле квестлар, уеннар оештырылган иде. Шулай ук очрашуда катнашучыларны пылау һәм тәм-томнар белән сыйладылар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10