ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Синоптиклар көчле суыклар турында кисәтә

21 сентябрь 2019, 14:46 , Фото: архив/Владимир Васильев

Синоптиклар көчле суыклар турында кисәтә
Иртәгә, 22 сентябрьдә, республика территориясендә төнлә һавада һәм туфракта урыны белән 2 градуска кадәр кырау көтелә.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 22 сентябрьдә, республика территориясендә төнлә һавада һәм туфракта урыны белән 2 градуска кадәр кырау көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бу ял көннәрендә төнлә һава температурасы 0..+6 градус, көндез +12 градуска кадәр булачак.

Көньяктан төньякка алмашучан көчле җил көтелә. Көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.

Синоптикларның алдан фаразлавы буенча, 24 һәм 25 сентябрьдә салкын һава торышы сакланачак.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10