ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән ике кеше хастаханәгә эләккән

21 сентябрь 2019, 11:05 , Фото: очевидцы

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән ике кеше хастаханәгә эләккән Ике чит ил машинасы катнашындагы авария кичә Әлмәт - Сарман юлының 33нче чакрымында булган.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше күпсанлы җәрәхәтләр алган. Бу хакта юл һәлакәте шаһитлары хәбәр итә.

«Кичке сәгать алтылар тирәсендә Әлмәт - Сарман юлында ике чит ил машинасы - «Рено» внедорожнигы һәм «Рено» җиңел машина юл бүлешә алмаган», - дип сөйләделәр һәлакәт шаһитлары.

Машиналарның кара-каршы бәрелешүе аркасында ике кеше күпсанлы җәрәхәтләр алган. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10