ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә кайбер һөнәри бәйрәмнәрне бетерү турындагы мәгълүматны кире кактылар

21 сентябрь 2019, 09:29

2021 елдан Радио көне, Тимер юлчылар көне һәм Һава флоты көне юкка чыгарга мөмкин дигән хәбәр таралган иде.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Юстиция министрлыгында массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрләрен кире кактылар, аларда иң борынгы һөнәри бәйрәмнәрне гамәлдән чыгару ихтималы турында хәбәр ителгән иде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чараларында «регулятор гильотинасы» механизмы СССРда гамәлгә куелган Тимер юлчылар көне, Радио көне һәм Һава флоты көне кебек бәйрәмнәрен гамәлдән чыгаруны күздә тота дигән хәбәр таралган иде.

«Һөнәри бәйрәмнәр турында хокукый актларны гамәлдән чыгару планлаштырылмый», - соңрак бу мәгълүматны Россия бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Александр Шершуков кире какты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10