ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кайбычта узачак Донор көнендә районга Казан табиблары киләчәк

21 сентябрь 2019, 09:21

Кайбыч районында “Россиянең мактаулы доноры” исемен йөртүче биш кеше, “СССРның мактаулы доноры” күкрәк билгесенә лаек булган ике кеше яши.
(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). 25 сентябрьдә Кайбыч район үзәк сырхауханәсендә 9.00- 14.00 сәгатьтә Донор көне уза, дип яза район басмасы.
 
Кайбыч районында “Россиянең мактаулы доноры” исемен йөртүче биш кеше, “СССРның мактаулы доноры” күкрәк билгесенә лаек булган ике кеше яши. Ул күп тапкырлар кан тапшырган донорларга бирелә.
 
Донорлык шәфкатьлелек, чит кеше сәламәтлегенә битараф булмауны ачык чагылдыра. Авыру, бәлагә юлыккан кешегә яшәүгә өмет бүләк итү – бу бик гуманлы адым. Кан тапшыру кемнеңдер гомерен саклап калырга ярдәм итә. Кан алырга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Республика кан үзәгенең күчмә бригадасы килә.
 
Сәламәтлеге белән җитди проблемалары булмаган 18 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше донор була ала.  Шулай да алдан табибыгыз белән киңәшләшеп алыгыз.Кан биргән көнне, шулай ук медицина тикшерүе узганда, хезмәткәр, кайда эшләвенә карамастан, эштән азат ителә, аңа бу көннәр өчен хезмәт хакы түләнә.
 
 Җитәкчелек белән килешү нигезендә бу көнне эшкә чыкса, ул ялны башка көнне алу мөмкинлегенә ия, шулай ук уртача хезмәт хакы саклана. Канны чираттагы ял (отпуск) вакытында тапшырса да, өстәмә ял көне карала, ә хезмәт хакы икеләтә (аннан кимрәк түгел) түләнергә тиеш. 
 
Кан тапшырган көннән соң, өстәмә ял көне бирелә, уртача хезмәт хакы саклана. Әлеге ялны чираттагы ял вакытына кушарга, яки ел дәвамында башка вакытта алырга мөмкин.Кан тапшырган көнне донорны бушлай ашаталар, яки аңа 706 сум күләмендә акчалата компенсация бирелә.
 
Канны 40 тапкыр, кан плазмасын 60 һәм аннан да күбрәк тапшыручыларга “Россиянең мактаулы доноры” дигән күкрәк билгесе тапшыралар. Аларга ел саен 12 мең сум күләмендә акча түләнә, башка социаль чаралар да каралган.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10