ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Зәй районы Түбән Биш мәдәният йортын яңартуны ноябрьдә төгәлләргә ниятлиләр

21 сентябрь 2019, 07:21

Эчендә демонтаж ясалып, аның су,җылылык, электр системалары,ишек-тәрәзәләр заманчага алыштырыла.
(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәй районы Түбән Биш авылы мәдәният йортында республика программасы буенча зур төзекләндерү эшләре алып барыла. Эшләрне ноябрьдә төгәлләргә ниятлиләр, дип яза район газетасы. 
 
Биредә китапханә, почта һәм телефон элемтә бүлекләре дә урын алган. Моннан дистә елдан артык элек әлеге бинаның түбәсе яңартылып,  газ системасы алыштырылган. Әмма тулысынча капиталь төзекләндерү юк иде. 
 
Түбән Биш заманында миллионер “Тукай” исемендәге колхоз булып, биредә районда беренчеләрдән  зур мәдәният йорты сафка баскан иде. Андагы төзекләндерү эшләрен авыл халкы сөенеп каршы алды.
 
Ремонт эшләре биредә 1 июньдә башланды. Аның тышы җылытылып тышланды. Эчендә демонтаж ясалып, аның су, җылылык, электр системалары, ишек-тәрәзәләр заманчага  алыштырыла. Бүлмәләр, тамаша залы, бинаның керү өлеше, фоеесында сылау-буяу эшләре бара. “Уңайлы мохит”  программасы буенча туалет булачак.  
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10