ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иске Чүпрәле авылы үзәгендә туя агачлары утырттылар

21 сентябрь 2019, 06:09 , Фото: chuprale-online.ru/news/kөn-vakyiygasyi/iske-chprle-avyly-zgend-tuyalar-utyrtyldy

Иске Чүпрәле авылы үзәгендә туя агачлары утырттылар Шулай ук Иске Чүпрәле авылының Үзәк урамына брусчатка җәелде, яктылык, чәчәк клумбалары булдырылды.
(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәле районының Үзәк урамын декоратив агачлар бизәде. Биредә туя агачлары утыртылды, дип яза район басмасы. 
 
Быел "Уңайлы мохит формалаштыру" Федераль проекты кысаларында район үзәгендә актив эш алып барылды. Иске Чүпрәле авылының Үзәк урамына  брусчатка җәелде, яктылык, чәчәк клумбалары булдырылды.
 
Планнарда - 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе артында  сәхнәсе булган мини-парк булдыру, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе территориясендә яңа паркны төзекләндерү, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10