ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районы Ташбилге авыл җирлеге советы яңартылган бинага күчте

21 сентябрь 2019, 08:30 , Фото: alki-rt.ru

Әлки районы Ташбилге авыл җирлеге советы яңартылган бинага күчте Яңарту эшләренә казнадан 1 миллион 800 мең сум акча бирелгән иде.
(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева). Әлки районы Ташбилге авылында капиталь ремонттан соң авыл җирлеге советы бинасы файдалануга тапшырылды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
 
Җирле үзидарә бинасы республика программасы нигезендә төзекләндерелде. Яңарту эшләренә казнадан (бюджет) 1 миллион 800 мең сум акча бирелгән иде. 
 
Моңа бинаның түбәсе ябылды, стеналары тышланды, ишек-тәрәзәләре алыштырылды, электрүткәргечләр, җылылык системасы, санузел өр-яңадан ясалды.  Шулай ук бүлмә-коридорлар яңартып эшләнде.
 
 
Авыл җирлеге советы бинасын ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин Ташбилгенең төзек-чиста авыл икәнлеген, биредә халык күп яшәвен, шулай ук балаларның да шактый булуын билгеләп үтте. 
 
Ул шулай ук киләсе елда авыл мәдәният йорты бинасының  республика программасы нигезендә ремонтланасын әйтте.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10