ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әлки районының үз энциклопедиясе төзеләчәк

21 сентябрь 2019, 02:32 , Фото: alki-rt.ru

Әлки районының үз энциклопедиясе төзеләчәк Район энциклопедиясен киләсе елның җәенә – Әлки районы төзелүгә 90 ел тулуны билгеләп үтәсе көннәргә чаклы бастырырга килешенде.
(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Ләйлә Әхмәтшина). Әлкидә энциклопедияче галимнәр булып китте. Алар Әлки районы энциклопедиясен төзү буенча ниләр эшләнгән һәм нәрсәне ахырына җиткерәсе барлыгы турында сөйләде, дип яза район газетасы. 
 
Уртак фикергә килеп, район энциклопедиясен киләсе елның җәенә – Әлки районы төзелүгә 90 ел тулуны билгеләп үтәсе көннәргә чаклы бастырырга килешенде.
 
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев үзе җитәкләгән коллективның соңгы елда ниләр эшләнгәнен сөйләде.
 
"Институт оешканга тиздән 25 ел була. Без бу датаны 6 томлык татар энциклопедиясен бастырып чыгарып каршылыйбыз. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар энциклопедияләре бастырабыз – “Казахстан татарлары” дигәнен бастырдык, бик кызыклы килеп чыкты",–диде ул.
 
Институтның төбәкләрне өйрәнү һәм социо-мәдәни тикшеренүләр бүлеге мөдире Лариса Айнетдинова район китапханәләренә бүләккә Татарстан торак пунктлары турындагы 20 данә энциклопедияне бүләк итте. Анда безнең район турында да бүлек бар.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10