ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәскәүдә Башкортстанга багышланган фотокүргәзмә ачылды

20 сентябрь 2019, 21:41

Чара Башкортстан Республикасы көннәре кысаларында уза.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). 19 сентябрьдә Мәскәүдә Башкортстанга багышланган фотокүргәзмә ачылды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Чара Башкортстан Республикасы көннәре кысаларында уза.

Күргәзмәдә 30 эш тәкъдим ителгән. Фоторәсемнәр башкорт халкының колоритын тапшыра. Күргәзмәдә башкорт милли герое Салават Юлаев, генерал-майор, легендар 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатов, халык шагыйре Мостай Кәрим фотолары һәм төбәкнең табигый һәм мәдәни истәлекле урыннарына багышланган рәсемнәр урын алган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10