ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Айсылу Мирхафизхан «Татар кызы» халыкара конкурсы финалында катнашачак

20 сентябрь 2019, 20:32

27 сентябрьдә Ижевскида Удмурт Республикасы дәүләт опера һәм балет театрында «Татар кызы-2019» халыкара матурлык һәм талант конкурсы финалы узачак.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). 27 сентябрьдә Ижевскида узачак «Татар кызы-2019» халыкара матурлык һәм талант конкурсы финалында Мәскәүне Айсылу Мирхафизхан тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

  •  «Татар кызы-2019» халыкара матурлык һәм талант конкурсы финалы Ижевск шәһәрендә Чайковский исемендәге Удмурт Республикасы дәүләт опера һәм балет театрында узачак.
  • Айсылу Мирхафизхан Казанда туган һәм үскән. Казан хореография училищесын, Казан федераль университетын тәмамлаган. Бүгенге көндә ул Щукин исемендәге театр институтында актерның сәхнә хәрәкәте һәм пластик сәнгатьлелек кафедрасы магистранты булып тора. Айсылу Мәскәүдә үткән балет артистлары һәм хореографларның Бөтенроссия конкурсында (2017 ел) алтын медаль лауреаты булды.

Конкурс өч этаптан тора. Региональ тур нәтиҗәләре буенча 6 илдән һәм Россиянең 20 төбәгеннән 27 катнашучы Казанда интеллектуаль, кулинария, татар телен, мәдәниятен, тарихын һәм гореф-гадәтләрен белү буенча берничә сынау узды. Жюри 14 финалистны билгеләде.

Мәскәү вәкиле барлык куелган бурычларны уңышлы үтәде һәм хәзер Удмуртия Республикасы – Ижевск шәһәрендә узачак конкурс финалына әзерләнә.

Конкурсның төп призлары –Златоуст осталары әзерләгән Казан калфагы рәвешендәге күчмә таҗ һәм Lada Granta автомобиле.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10