ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Шаһитлар Түбән Камада яшүсмернең хатын-кызга ташлануын видеога төшергән

20 сентябрь 2019, 19:15 , Фото: кадр из видео

Шаһитлар Түбән Камада яшүсмернең хатын-кызга ташлануын видеога төшергән
 Түбән Кама полициясендә килеп чыккан факт буенча тикшерү үткәрелә.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Шаһитлар Түбән Камада яшүсмернең спорт мәйданчыгында хатын-кызга ташлануын видеога төшергән. Бу инцидентның видеоязмасын кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Кадрларда мәйданчыкта хатын-кыз һәм яшүсмернең югары тонда сөйләшүләре күренә. Күпмедер вакыттан соң үсмер малай хатын-кызның чәчләренә ябыша һәм берничә тапкыр йодрыгы белән сугарга омтыла.

Социаль челтәрләрдән алынган мәгълүматларга караганда, низаг яшүсмернең әлеге хатынның баласыннан акча таләп итүе аркасында килеп чыккан.

«Татар-информ»га хәбәр итүенчә, Түбән Кама полициясендә әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. «Бу факт буенча тикшерү башланды, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10