ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Җәббаров авыл хуҗалыгы министры итеп Дәүләт Советы өченче утырышында билгеләнә

20 сентябрь 2019, 17:47

Җәббаров 18 сентябрьдә Татарстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының өченче утырышы 25 сентябрьдә узачак. Анда Марат Җәббаровны вице-премьер – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры итеп билгеләүне килештерү планлаштырыла. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Президиумы утырышында билгеле булды.

«25 сентябрьдә Дәүләт Советының берьюлы ике утырышын уздыру планлаштырыла. Өченче утырышның көн тәртибенә 22 мәсьәлә кертелгән», - диде республика парламенты секретаре Лилия Маврина.

Марат Җәббаров 18 сентябрьдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10