ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мәскәүдә Россия мөселманнары Диния нәзарәтендә оешма рәисен сайлаячаклар

20 сентябрь 2019, 17:18

Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең VII хисап-сайлау съездында 500 делегат һәм кунаклар катнашачак.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). 2019 елның 23 сентябрендә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә (Выползов тыкрыгы, 7) Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең VII хисап-сайлау съездында оешма рәисен сайлаячаклар. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең VII хисап-сайлау съездында 500 делегат һәм кунаклар катнашачак. Съезд белән бергә Россия башкаласында юбилей тантаналары узачак. Мәскәү Җәмигъ мәчетенең 115 еллыгы, Диния нәзарәтенең 25 еллыгы, Мәскәү ислам институтының 20 еллыгы һәм Россия Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Равил Гайнетдинның 60 яшьлек юбилее билгеләнеп узачак.

Съездның көн тәртибендә рухи лидерны – оешма рәисен һәм аның беренче урынбасарын, президиум һәм пленум составын сайлау, якындагы елларга планлаштыруны раслау һәм башка мәсьәләләр каралган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10