ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Миңнеханов Мәгълүматлаштыру министрлыгын үзгәртеп корырга тәкъдим итте

20 сентябрь 2019, 16:37 , Фото: архив

Миңнеханов Мәгълүматлаштыру министрлыгын үзгәртеп корырга тәкъдим итте
 Татарстан Президенты тәкъдимен килештерү турындагы мәсьәлә республика Парламентының өченче утырышында каралачак.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгын ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы дип үзгәртергә тәкъдим итте. Бу хакта бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Президиумы утырышында билгеле булды.

«Утырышның көн тәртибенә Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгын Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгына  әверелдерү турындагы Татарстан Президенты тәкъдимен кертү тәкъдим ителә», - дип сөйләде республика парламенты секретаре Лилия Маврина.

Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгын үзгәртеп кору буенча Татарстан Президенты тәкъдимен килештерү турындагы мәсьәлә 25 сентябрьдә узачак республика парламентының өченче утырышында депутатлар тарафыннан каралачак.

  • Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы (дәүләт хакимиятенең башкарма органы) мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә дәүләт сәясәте алып бара, предприятие, учреждение һәм оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Аның структурасына югары технологияләр өлкәсендәге IT-парк, Татарстан Мәгълүмати технологияләр үзәге, «Комплекс-52» дәүләт учреждениесе, компетенцияләр төбәкара үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, «Иннополис шәһәрен үстерү фонды» оешмасы керә.
  • 2019 елның июненнән Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры булып Айрат Хәйруллин тора.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10